Бүгенге төн — кара болыт. Күкләр…

Бүгенге төн — кара болыт. Күкләр
Йолдыз күләгәсен яшергән.
» Син югалма! Бер дәш кенә!» -дисең,
Ни үзгәрер минем дәшүдән?!.

Аңлый алмый, таный алмый йөдим.
Ничек синең хиснең исеме?
Сүзләреңнән сүнәм: » Онытылып яратырга түгел,
Онытырга телим мин сине!..»

Кара болыт күктән йолдыз эзлим.
Күләгәләр үтә орынып…
Күзгә төртсәң, берни күрмәс халәт-
Каравыңнан куркам борылып!..

Йолдыз итеп чәчәм җаным тулы
Мең кисәкле өмет. Киселде…
» Юк! Йотлыгып яратырга түгел,
Онытырга телим мин сине…»

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт